Сембер өлкәсендә киң колачлы Корбан ашлары бара

Гает көнендә үк өлкә үзәгенең 3 мәчетендә оештырылды алар.

Шундый ук бәйрәмнәр турында Николаев, Карсун, Иске Кулаткы районнарыннан да хәбәрләр килеп төште. Дин әһелләре шәхси корбан ашлары уздыручыларның күплегенә дә канәгатьлек белдерәләр. Болары – гаиләләрнең үз йортларында. Малтабарлар исә таныш-белешләрен ашханәләрдә җыялар. Мәсәлән, автономия рәисе Фәрит Әюпов үзенең “Сахара” исемле ресторанында татар җәмәгатьчелеген җыйды.

Ә “Биләр” мәдрәсәсендә яшәп белем эстәүче шәкертләрне һәм Иделаръягы районының милли хәрәкәт һәм дин әһелләрен – 100дән артык кешене малтабар һәм дин эшлеклесе Илдар Сафиуллин җыйды. Дөрес, үзе әйтүенчә, бу чарага ул үз акчасын тотмаган да – милли җанлы малтабарларыбыз мәдрәсәгә даими ярдәм итеп киләләр. Әйтик, Елга порты хуҗасы Марат Якупов әле генә 100 мең сум акча биргән. 13 сәгатьтә башланган үзенчәлекләргә бай бу чараны Корбан ашы дип кенә булмый. Ул Өйлә намазыннан башланды һәм һәм Ахшам белән тәмамланды. Азан әйтү – шәкертләр вазифасы булды.

Корбан ашы алдыннан алар ук аятьләр укыдылар.
Аштан соңгы фикер алышу, намазга гына бүленеп, озак дәвам итте. Хуҗа әйтүенчә, бу мәдрәсәнең максаты – дин әһелләре әзерләү түгел. Безгә муллалар гына түгел, чын мөселман юристлар, экномистлар, инженерлар кирәк. Гомумән, барча зыялыларыбызның да чын мөселман булулары фарыз, диде ул.

Яшь буын шәкертләренә ана телен укыту да күздә тотыла икән. Махсус укытучы да чакырачакьыз, диде Илдар әфәнде. “Туган тел” вәкилләре монысы өчен аеруча рәхмәт белдерделәр. Чөнки, диделәр алар, ана теле һәм дин – әхлакый тәрбиянең аерылгысыз ике Баганасы. Бай, куәтле, бөек урыс телендә, мәсәлән, өлкәнлекне аеручы сүзләр юк: апа да, сеңел дә – сестра гына, кияү белән җизни, икесе дә – зять кенә. Ә картлар йортында татар әби-бабайларының да пәйда булуы – нәкъ шул урыслану нәтиҗәсе.

Бу җәһәттән, “Өмет” гәзитенең редакторы Исхак Хәлимев тә сүзгә кушылды. Картлар йортында гомер кичерүче татар әби-бабайлары турында “Азатлык” радиосы аша яңгыраган ике тапшыруның язма варианты “Өмет”тә дә басылып чыккан иде. Файдасы да булган икән: әнисен шунда “ыздавайт иткән” берәү, шуны укыгач, тәүбә кылып, гөнаһын юуу өчен тырышып, хатасын төзәткән: газиз анасын өенә алып кайткан. Шуның белән хатынын, ягъни килен кешене дә тәрбияләгән.

Ана теле турында сүз чыккач, татар төзеткән мәчетләрдә урысча вәгазьләр тоту мәсьәләсе дә күтәрелде. Ислам динен кабул иткән урыс динкардәшләребезгә карата “В чужой монастырь со своим уставом не ходят” дигән мәкален искә төшерү кирәк, диделәр. Ә башка милләтле мөселманнарга карата Илдар Сафиуллин үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дагыстаннан килгән динкардәшләребезгә ул, гафу үтенеп, болай дигән: “Сез үз мәчетләрегездә урысча вәгаь тотмыйсыз, без дә сезгә охшарга тырышып, ана телендә вәгаз бирүне кулай күрәбез, һәм моны дөрес дип тә саныйбыз Аңлыйсыздыр инде: сез бездән дини яктан белемлерәк тә бит әле.

Телебезгә кагылышлы әңгәмә 91-мәктәпкә татар балаларын җәлеп итү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте. Монда мәчеткә даими йөрүче өлкән яшьле милләттәшләребез арасында да эш алып бару кирәк, диде мәктәпнең Әти-әниләре комитеты рәисе малтабар Илгизәр Зыятдинов. Милли хәрәкәт активисты Тимерша Вахитов исә тагын бер мәсьәлә күтәрде. Дин һәм ана теле белән генә чикләнмәскә, чын тарихыбызны кайтару ягыннан да эш алып барырга кирәк, диде ул. Башта болгар тамырларыбызны искә төшерү кирәклегенә дә тукталды. Соңнан “Азатлык” ралиосы аша 6-сыйныф өчен уку китабында татарларны кеше итен ашаучылар итеп күрсәткәннәре турында ишеткәнен әйтте. Мондый вәхши ялганга яик куяргә кирәк, диде Тимерша әфәнде.

“Бу Корбан ашында әйтелгән фикерләр буш сүз булып кына калмасын, нәтиҗәсе дә булсын өчен, барчабызга да тырышырга кирәк”, - дип таралыштылар кунаклар.