Чернобыльда зыян күрүчеләргә акчалата түләүләр арттырылачак

Русия Хөкүмәте Чернобыль атом электр станциясе авариясендә зыян күргән кешеләргә акчалата түләүләрне арттырачак. 2008нче елның 1 гыйнварыннан түләүләр - 7 процентка, 2009нчы елны - 6,5, ә 2010нчы елны – 6 процентка күтәреләчәк.
Бу хакта премьер Виктор Зубков карар имзалаган.