Ираннан тагын 40 яһүд Израильгә килеп төпләнде

Ираннан Израильга 40 яһүд-иммигрант килгән. Бу соңгы елларда әлегә илдән иң күп санда күчеп килүчеләр булып тора. Аларның Израилгә ничек килеп җитүләре турында иминлек нисбәтеннән хәбәр ителми.
Ике ил арасында инде 30 еллап рәсми элемтәләр булмауга карамасатан, Израильгә Ираннан килеп инде меңләгән яһүд төпләнде.