Израиль Газа сызыгындагы сугышчыларга һөҗүмнәр оештырды

Израиль чираттагы тапкыр Газа сызыгындагы сугышчыларга һавадан һөҗүмнәр оештырды. Ике фәлыйстинлы үлгән, алтысы яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, очкыч ракетаны Хан Юнис шәһәрендә ХАМАС һәм Ислам җиһады активистлар төркеменә ташлаган. Моннан соң сугышчылар Израиль танкына ут ачкан.