Багдадта шартлауда 11 кеше үлгән

Бүген Багдадта шартлау нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән, 60ы төрле җәрәхәтләр алган.
Шартлау кешеләр күпләп йөри торган базарда булган. Үлүчеләр арасында иң аз дигәндә 1 хатын-кыз һәм бала бар.
Америка хәрби җитәкчелеге белдерүенчә, соңгы айларда Иракта мондый хәлләр 60 процентка кимегән.