Согуд Гәрабстанына Гуантанамо төрмәседәге 10 тоткынны тапшырганнар

Американ хәрбиләре террорлыкта гаепләнгән Гуантанамо төрмәсендәге 10 тоткынны Согуд Гәрабстаны хакимиятенә тапшырган. Пентагон вәкиле Кушма Шататлар киләчәктә дә Гуантанамо төрмәсендәге тоткыннарның санын киметү өчен дөнья җәмәгатьчелеге белән сөйләшүләр алып барачагын әйтте. Хәзер бу төрмәдә 275ләп тоткын утыра.