яңалыклар Суданда американ дипломаты үтерелгән 1 гыйнвар 2008 Хартум – Судан башкаласында американ дипломаты үтерелгән. Аның машинасына ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә ул алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Машина йөртүчесе шулай ук һәлак булган. Һөҗүмнең максатлары әлегә билгесез.