Косовода бер серб банкында шартлау булган

Приштина-Косово төбәгенең серб банкында шартлау булган. Полиция хәбәр итүенчә, корбаннар юк.

Косовода эшләү рөхсәте булган бердәнбер серб банкы Драган шәһәрендә урнашкан. Шәһәрнең ул бистәсендә,Косово хакимиятләренә буйсынмаган,серб телендә сөйләшкән мөселманнар яши.