Красноярскта меңләгән кеше җылысыз калган

Красноярск -- Русиянең бу шәһәрендә җылылык станциясендә булган каза аркасында меңләгән кеше җылысыз калган. Хастаханәләрдә ятучылар өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Белгечләр әйтүенчә, искергән торбалар 30 дәрәҗә салкынга түзә алмаган.