Саакашвили җиңүне бәйрәм итә, оппозиция килешми

Тифлис - Михаил Саакашвили Грузия президенты булып сайлануын бәйрәм итә, оппозиция исә шимбә узган сайлауның беренчел нәтиҗәләренә каршылык белдерә. Үзәк сайлау комиссиясе, Саакашвили тавышларның 52.8% алган, дип хәбәр итте. Бу - сайлауның икенче турын уздырмас өчен җитәрлек тавыш. Оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе 27% алган. Алар сайлауда күп санлы хәрәмләшүләр булды, ди.