Пакыстан АКШка үз җирендә террорга каршы операция уздыруны рөхсәт итмиячәк

Пакыстан Кушма Штаталарга үз җирендә террорга каршы операция уздыруны рөхсәт итмиячәк.
Әлеге хакта Пакыстанның тышкы эшләр министрлыгы белдерде. Бу Америка массакүләм мәгълүмат чараларында Вашингтон шундыерак планны тикшерә дигән хәбәргә җавап буларак әйтелде.

Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф "60 минут" дип исемләнгән Американ телевизион программасына әңгәмәсендә, Пакыстанның махсус хезмәтләре "Әл-Каида" һәм талибан хәрәкәте сугышчыларын эзлиләр дип белдерде. Шул ук вакытта Мөшәррәф Әл-Каида юлбашчысы Усама бин Ладенны тотуны Пакыстанның махсус хезмәтләре максат итеп куймый дип тә өстәде.