Ульян өлкәсендә ике милиционер үтерелгән

Ульян өлкәсендәге Сызрань-Цивильски юлындагы юл-сак хезмәте бүлегендә, билгесез кешеләрнең хөҗүме нәтиҗәсендә, Юл хәрәкәте Иминлеге Дәүләт Идәрәсенең 2 хезмәткәре үтерелгән.

РБК хәбәр итүенчә, бик күп атудан җәрәхәтләр алган хезмәткәрләрнең мәетләре дүшәмбегә каршы төндә үзләренең эш машинасы табылган.

Хәзерге вакытта бу уңайдан җинаять эше кузгатылган һәм Ульян өлкәсендә “Тоткарлау” планы гамәлгә кертелгән.
Тикшерүчеләр үтерүнең иң беренче сәбәбе, милиционерларның эше белән бәйле булырга мөмкин диләр.