Эчү казанышы

Яңа ел яллары дәвам итә. Кибетләрдә иң күпләп сатылган әйбер — спиртлы эчемлекләр. Шәһәрләрдә халык милиция хезмәткәрләренә капмас өчен өйләрендә качып эчсә, авыллларда бу яктан куркып торасы юк. Авылда кемнең ничек сулыш алганы күз алдында.

Соңгы елларда татар авыллары эчүдә “йөз кызартырлык” түгел. Тоташ авыллары белән эчкән яклар бар. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы да шундыйлардан. Шул авылда яшәүче Рәмзил Хәсәнов “Азатлык”ка әңгәмә биреп 30 ел эчүен, бензинан башка бар яна торган эчемлекләрне үз итүен белдерде. “Даими эш урыны, зур хезмәт хакы булса да эчәр идем, чөнки бездә эчми яшәп булмый. Эчкәч азрак яшәячәгемне дә беләм, ләкин барыбер эчеп үлгән дип әйтәчәкләр, шуңа дәрәҗәмне төшереп, эчүне ташламам инде”,— дип белдерде.


Бөтенрусия беренчелеге

Узган ял көннәрендә Уфада мотоциклда бозда узыш буенча Русия беренчелеге үтте. Анда беренче урынны Тольятти спортчысы алды. Икенче һәм өченче урыннарда Башкортстан спортчылары.