Ачык микрофон: Компьютер тормышыгызда нинди урын тота?

- Компьютерны, әлбәттә, кулланабыз. Бу дөньяда бар нәрсәдә Компьютердан, электроникадан тора. Без студентлар интернетка кереп зачетларга текстлар алабыз, имтиханнарга әзерләнәбез.
- Төрле фән олимпиадаларына әзерләнгәндә компьютер ярдәмгә килә.
- Төрле мәсьәләләр буенча программа төзим, фатирлар турында мәгълүмат җыям.
- Компьютер минем тормышымда иң беренче урын алып тора. Чөнки аны күп илләрдә бик кулланалар, мин дә.
- Бик зур урын алып тора. Мин Томски шәһәреннән килдем, эшкуарлык белән шөгельләнәм.
- Бик зур дә түгел, аз да түгел. Мин мондагы һәм чит илдәге дусларым белән аралашам.
- Дустым, күрше малае бик актив, үзенең җырларын яза. Аранжировка ясый. Үзе 1-2 уен ясады әле.
- Минем тормышта компьютер бер урын да алмый дип әйтәсем килә. Мин компьютер кулланмыйм. Имтиханнар, зачетлар биргәндә, рефератлар, курс эшләре язганда кирәк була инде. Файдаланам вакытлыча гына. Мин компьютер яклы түгел.
- Гаять зур урын алып тора минем тормышымда компьютер. Көннәр буе аның артында уза вакыт. Мин хисапчы һәм кассада эшлим. Хәзер хисап эшләренең барсында компьютер аша үткәрәбез.
- Бернинди дә урын алмый. Компьютерым юк, эшкә, өйгә кирәк. Исәпләмәкче булам. Улым Кытайда укый, аның белән аралашырга телим.
- Үзем алай компьютерда бик уйнаган юк. Балага киләчәктә кирәк булачак.
- Компьютер минем тормышымда 30% алып тора. Уенннар уйныйм, интернетка керәм. Мәктәптә укыганда кирәк. Хатлар язар өчен уңайлы.
- Мин яшь кеше. Мине яңа әйберләр кызыксындыра. Анда мода, бизәнү әйберләре бар, машиналар карарга була.
- Без совет чорында укыдык. Ул вакытта компьютерлар юк иде. Без компьютер белән файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм. Өйрәнергә кирәк, өйрәнәчәкбез. Тора бара яңалары чыгар. Замана үзгәргән саен компьютерлар да үзгәрәчәк.