Чуашия дәүләт телерадиокомпаниясендә яңа җитәкче

Чуашия дәүләт телерадиокомпаниясендә яңа җитәкче. 8 ел әлеге вазыйфада эшләүче 59 яшьлек Николай Григорьев эшеннән азат ителгән.
1 гыйнвардан телерадиокомпаниянең җитәкчесе итеп 36 яшьлек Елена Ижендеева билгеләнгән. Ул соңгы ике елда әлеге телерадиокомпаниягә кергән чуаш радиосында эшләгән.