Яңа кинотеатр

Уфада ел башы белән яңа кинотеатр ачылды. “21нче гасыр” дип аталган ул ял үзәге башкаланың Дим бистәсендә урнашкан. Аның 35 урынлык ике залы, шуңа өстәп 9 урынлык махсус күзлекләр киеп карый торган стереозалы да бар. Февраль аенда 200 урынлык киноконцерт залы да ачылачак.