Грузия үзәк сайлау комиссиясе икенче тур мөмкинлеген кире кага

Грузиядә президет сайлауларында оппозициядән нәмзәт Леван Гачечиладзе сайлауларның икенче турын уздыруны таләп итә. 'Рустави-2" телевизион каналында чыгыш ясап, ул шулай ук халыкны якшәмбе көнне Тбилиси үзәгендә үтәчәк урам җыенына килергә чакырды.

Грузия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүматлары күрсәткәнчә, 5 гыйнварда узган сайлауларда Михаил Саакашвили 53 проценттан күбрәк тавыш җыйган.

"Рустави-2" телевизион каналына аркылы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Леван Тархнишвили сайлауларның икенче турын уздыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел, диде.
Оппозиция сайлауларда хәрәмләшүләр булган дип саный.