Эверест тавына беренче менгән Эдмунд Хиллари үлде

Яңа Зеландиядә 88 яшьтә - беренче булып Эверест тавына менгән, тикшеренүче һәм альпинист Эдмунд Хиллари үлде. 1953нче елда Хиллари һәм Непалдан Тенцинг Норгей 8 мең метрдан артык бөеклеге булган тауга менәләр. Хиллари 20нче гасырның иң танылган сәяхәтчесе дип әйтелә. Аның үлеме турында Яңа Зеландия премьеры Хелен Кларк хәбәр иткән.