Железноводскида йорт шартлап 6 кеше үлгән

Ставрополь төбәгенең Железноводски шәһәрендә торак йорт шартлау нәтиҗәсендә, 6 кеше үлгән, шуның берсе кечкенә бала.
Шартлау дүшәмбегә каршы төндә була. 60ка якын кеше өйдән чыгарылган, берничәсе хастаханәгә озатылган. Йортта газ шартлаган дип фаразлана.