Курган өлкәсе Өчкүл авылында мәчет ачылды

Өчкүл мәчете бер ел эчендә төзелгән

Аны шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Варта шәһәрендә яшәүче эшкуар Марат Юнысов салган.

“3 көн эчендә авыл яшәп алды. Казаннан килгән кешеләрне күрү, алар өчен ниндидер могҗиза сыман булды”
,- ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты мәтбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи. Курган өлкәсенең Әлмән районындагы 200 гә якын кеше яшәгән Өчкүл авылына күп еллар буена өлкә башлыгы, кем генә булмасын, аяк басмаган булган. Әлеге чара уңаеннан Казан кунаклары белән бергә Курган өлкәсе губернаторы Олег Багомолов та күлләр һәм сазлыклар арасына урнашкан татар авылларының хәле белән танышу мөмкинлеге тапкан. Дөрес, бу мәчет хакимиятләр акчасына төзелмәгән. Аны шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Варта шәһәрендә яшәүче эшкуар Марат Юнысов салган.
“Аның бөтен максаты шушы авылны тернәкләндерү. Кайчандыр монда совхоз булган. Ул беткән. Халыкка эш юк. Ул яңадан авылны торгызу, шушы халыкка эш табу максаты белән яна. Иң беренче максаты исә, милли йолаларны халыкка кире кайтару. Телне, динне һәм мәдәниятны саклап калу”,- ди Гөлназ Шәйхи. Әле яңа гына ачылган мәчет авылда бүгенге көндә бердән-бер халык җыела торган урын булып тора. Марат Юнысовның беренче тормышка ашкан зур эше мәчет ачу булса, икенче максаты- авылда милли бәйрәм Сабантуйны үткәрә башлау. Менә бер ел инде, монда халык оныта башлаган дип әйтергә була, җир эшкәртүгә кабат керешкәннәр. Совхоз беткәннән соң авыл халкы гомер- гомергә килгән аучылык һөнәрен генә онытмаган булган.
“Бу Өчкүл авылы тыюлык. Урман эчендәге авыл ул. Юлның икенче ягында урман. Анда аучылык белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Аннан соң менә бу Марат дигән егет күршесе Марс дигән егеткә ярдәм иткән. Шул Марс 150 гектар җирне фермер буларак алган һәм узган ел беренче тапкыр җир чәчелгән. Марат техника алырга ярдәм иткән. Тракторлар, сукалар, комбайн, чәкечләр, утырта торган бөтен әйбер алынган”,- ди Гөлназ Шәйхи.
Өчкүл авылының күпчелек ирләре төньяк шәһәрләргә газ, нефть табу якларына вахта юлы белән эшкә йөри. Авылда кайчандыр клуб булган, ул да янган. Башлангыч мәктәп тә бик тузган. Марат Юнысов мәдәният учагын да төзекләндерергә, мәктәпне дә сипләргә исәпли. Балалар саны елдан-ел арта бара икән. Әлегә анда дүрт сыйныфка 8 генә бала белем ала.
“Маратның максаты- әлегә кадәр урысча укытылган мәктәптә татар телен кертү. Татарча укыта башласын өчен бөтен көчемне куячакмын. Китаплар дәреслекләр белән ярдәм итәчәкмен укучыларга, укытучыларга, диде. Китапханәләре бар. Ләкин китаплары иске инде. 75-73 елгы китаплар анда. Татар китаплары да бар. Безнең бурыч- аларга ярдәм итергә. Алар Казан белән элемтәләрне ныгытырга телиләр. Киләчәктә без аларга китаплар җибәрергә вәгъдә бирдек”,- диде Гөлназ Шәйхи.
Русия төбәкләрендәге күп татар авылларында мәчетләр ачыла. Әмма шау- шу килеп үткән тантаналардан соң бераз вакыт узгач, гыйбадәтханәләрнең кайберләренең ишекләренә йозак эленә, ачылганнарына да 5-6 карт килә.
“Мәчет ачылу тантанасы вакытында яшь мулла сайлап куйдылар. Ул- 25 яшьлек, педагогия институты бетергән, Чиләбе мәдрәсәсен тәмамлаган Рөстәм Шакиров. Ул ныклап эшләргә әзер. Игътибар иттем яшьләр дә, балалар да намаз укый анда”,- ди Гөлназ Шәйхи.