2007 ел нәтиҗәләре: Казакъстан

Казакъстанда 300 меңнән артык татар кешесе яши. Биредә яшәгән татарларның ил үсешенә керткән өлешләре дә аз түгел.

Казахлар һәм башка милләт халыклары белән аралашып яшәсәләр дә, татарлар монда үз телләрен, милли йолаларын, мәдәниятләрен саклап калырга тырышалар, күп төрле эшләр башкаралар. Һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә күп кенә уңышларга да ирешәләр.

Казакъстанда яшәүче милләттәшләребезнең яшәеше, кайбер башкарган эшләре, үткәргән чаралары турында “Азатлык” тыңлаучылары да берникадәр хәбәрдарләр.

Узганнарның кайберләрен кабат искә төшереп киткәндә, 2007 елда күп халыкны җәлеп итүче, күләмле чара милли бәйрәмебез - Сабантуй булды дисәк, һич тә ялгыш булмас. Шунысы да әһәмиятле, Казакъстан җирлегендә бу бәйрәм татарларның гына түгел, барлык халыкларның да бәйрәменә әверелә һәм елдан-ел күркәмрәк төс ала.

2007 елда Сабантуйлар Казакъстанның күп кенә шәһәрләрендә һәм авыл районнарында булып узды. Усть-Каменогорски һәм Семипалатински шәһәрләрендә үткән Сабантуйлар аеруча күләмле булды. Катнашучылар һәм кунаклар анда Казакъстанның төрле төбәкләренән генә түгел, ә Татарстаннан һәм Русиянең кйбер шәһәрләреннән дә килгән иделәр.

Бишкарагай районының Башкүл авылында үткән Сабантуйга аерым тукталырга кирәк. Бәйрәм авылның 170 еллыгына багышланып, оештырылган төстә һәм зур күләмдә үтте. Анда вазыйфалы кунаклар күп булды. Төрле тарафлардан тәбрикләүләр килде. Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның тәбрикләвен Татарстанның Казакъстандагы вәкаләтле вәкиле Илдус Тарханов җиткерде. Соңыннан Башкүлдә үткән бәйрәм турында район татар мәдәният үзәге рәисе урынбасары Ринат Хәмитов тырышлыгы белән “Зур Казакъстанда кечкенә Казан” һәм “Башкүл кичләре” дип исемләнгән фильмнәр чыгарылды.

Казакъстанның Павлодар, Петропавловси, Астана шәһәрләрендә 2007 елда да татар оешмалары уңышлы эшләп килде. Шунысы да игътибарга лаек, санап үткән шәһәрләрдә өстәмә милли белем мәктәпләре эшли. Анда төрле милләт балалары, шул исәптән татар балалары да туган телләрен, үз халыкларының тарихларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен өйрәнәләр.

Кызыл-Орда шәһәрендәге татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Узган елда анда үзәк активистлары тырышлыгы белән татарлар өчен төрле чаралар, кичәләр оештырылды. Шунысы үзенчәлекле, эшмәкәрләр ярдәме белән кайчандыр Кызыл-Ордада яшәгән татар сәүдәгәрләре-иганәчеләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган календарь чыгырылды.

Алматы шәһәрендә булган әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип, язучы Димнура Булатованың “Елга кешеләре” дигән әсәренең рус һәм татар телләрендә дөнья күрүен әйтергә була. Китапта XIX-XX гасырларда Семи төбәгендә, Иртеш елгасы буенда яшәгән татарлар турында язылган. Шул сәбәпле һәм авторның чыгышы белән Семидән булуын да исәпкә алып, китапның киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе Семи шәһәрендә үткәрелде.

Алматы шәһәрендә тагын бер әһәмиятле чара булып узды. Июнь аенда анда күптән түгел оешкан Халыкара балалар конгрессының 1-нче корылтае үтте. Корылтай “Халыкара балалар мәдәният үзәге” һәм Семи шәһәренең балет мәктәбе җитәкчеләре тырышлыгы белән оештырылды. Бу чара шәһәр үзәгендә урнашкан “Тынычлык, дуслык һәм бердәмлек” дип исемләнгән пирамидада узды. Анда Казакъстанның төрле төбәкләреннән һәм Русиянең кайбер шәһәрләреннән җыелган 1000-нән артык төрле милләт балалары катнашты.

Балалар корылтайда халыклар арасында бердәмлек һәм дуслык мөнәсәбәтләре булдыру, җир йөзендә тынычлыкны саклау турында сүз алып бардылар. Төп оештыручыларның берсе булган, Семи балет мәктәбе директоры Камилә Исмаилова сүзләренчә, конгресс үзенең эшен киләчәктә дә дәвам итәчәк. Алдагы корылтайны Камилә ханым Татарстан җирендә үткәрү турында хыяллана.

Семи шәһәрендәге татар тормышына килгәндә, 2007елда анда үткәрелгән чаралар бихисап булды. Семи татар иҗтимагый үзәге “Татар ашлары көне”, “Татар гаиләсендә бишек җырлары” кичәсе, “Туган тел” бәйрәме, шагыйрә Резеда Вәлиеваның иҗат кичәсен, “Истәлек”, “Иртеш моңнары”, “Дуслар” коллективларының күп санлы концертларын оештырды.

Сигез ел рәттән үткәрелеп килгән “Көзге Иртеш моңнары” фестивале узган елда да күп халык катнашында уңышлы узды. Башкаручылар анда Казакъстаннан гына түгел, Төмән, Кемерево өлкәләреннән, Омски, Новосибирски шәһәрләреннән, Карачай-Чиркәс республикасыннан да булдылар.

Алман иленнән килгән кунаклар да булды. Алар - Хенри Мертенс һәм Бертрам Вайхаар әфәнделәр, илләренә кайткач үзләренең интернет- сайтларында әлеге фестивальдә эшләнгән фотоларны урнаштырганнар. Хәзерге вакытта егетләр Казакъстанда яшәүче татарлар һәм “Көзге Иртеш моңнары” фестивале турында фильм ясау өстендә эшлиләр.

2007 елда үткән фестиваль Семи шәһәре татар сәнгате мәктәбенең 15 еллыгына багышланган иде. Бу мәктәп тә ел әйләнәсендә уңышлы эшләп торды. Аның укучылары күптөрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәләрдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Татар сәнгать мәктәбендә төрле концертлар, кичәләр даими оештырылып торды. Шул исәптән укытучы Рәшит Атногуловның иҗат кичәсе дә булып узды. Остазлары бәйрәменә Рәшит әфәнденең төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылары күпләп килгән иделәр.

Шуны да ассызыкларга кирәк, Семи шәһәрендә, гомүмән Казакъстанда татарлар өчен үткәрелә торган бер генә күләмле чара да Семинең Татар сәнгать мәктәбе директоры, татар иҗтимагый үзәге рәисе Габделхак Ахунҗанов катнашыннан башка үтми. Габделхак әфәндене Казахстанда яшәүче татарларны узара берләштереп, Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге татарлар белән бәйләп торучы милли җанлы шәхес дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ул, булган элемтәләрне ныгыту, киңәйтү өстендә даими эш алып бара.
Безнең бурычыбыз - бәйләнешләрне яңа биеклеккә күтәрү,- ди Габделхак Ахунҗанов.

Габдулхак әфәнде татар балаларына милли тәрбия бирү буенча яңа проектлар булдыру өстендә эшли, аларны тормышка ашыру юлларын эзли.

Менә шундый теләкләр, өметләр һәм уй-фикерләр белән яшиләр безнең милләттәшләребез Казакъстан җирендә.