3200 АКШ марины Әфганстанга җыена

Хәбәрләргә караганда, АКШның 3200-ләп марин гаскәриенә Әфганстанга, сугышчыларга каршы көрәштә ярдәмгә китәргә әзерләнергә кушылган.

Рейтер хәбәр агентлыгы АКШ рәсмиләренең саклану министры Роберт Гейтс Ак Йортка шундый тәкъдим белән чыкты дигән сүзләрен китерә.

Әлегә Әфганстанда АКШның 27 меңләп хәрбие бар. Аларның яртысы НАТО җитәкчелегендәге көчләрдә хезмәт итә.