Ачык микрофон: Кем ул Әлфия Авзалова?

- Нишләп белмәскә инде, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты. 75 яшь булды. “Картаямыни ул йөрәк” дигән җырын хәтерлим.
- Матур җырлый, үзен яшьләр кебек тота.
- Концертларында булган бар.Ул бит безнең элекке буыннан килгән җырчы.
- Әлфия Авзалова ул безнең халыкның яраткан җырчысы. Ул гади генә җырчы түгел. Ул гәҗәп матур тавышлы. Безнең Ваһапов, Шакиров, Ибраһимов кебек җырчылар биеклегендәге җырчыбыз. Без аны бик яратабыз.
- Телевизордан күрсәтсәләр, әти-әниләр тыңлаганда, мин дә тыңлыйм. Ә үзем генә тыңлаганым юк.
- Халык җырларында, эстрада җырларын да башкара ул. Ул Татарстанның халык артисткасы. Минем иптәшләрем дә аны тыңлыйлар.
- Актаныштан икәнен беләм.
- Минем әтием бик яратып тыңлый аның җырлавын. Әби-бабам да аның җырларын күңелгә яткан җырлар, - диләр .
- Бик тәмле итеп пәрәмәчләр пешергәнен беләм. Үзе сөйләгәне бар.
- Аның җырлары сузып- сузып җырлый торган җырлар. Ул җырлый башласа, аның тавышын бик тиз таныйбыз. Әмма хәзер бик сирәк ишетелә телевиэордан.
- Кем ишетмәсен инде Әлфия Авзалованың җырчы икәнен. Ул безнең иң яраткан җырчыбыз, Илһам Шакиров шикелле һәм аның белән бергә башладылар алар җырларга.
- “Актаныш таңнары” кебек җырларын бик яратабыз. Хәзер бик сирәк кенә чыгыш ясый сәхнәдән. Шундый элеккеге моңнарны ишетәсе килә.
-Әгәр дә ул татар телендә генә түгел, хәтта, Көнбатыш композиторлары язган романслар җырлаган булса да ул, бик матур булыр иде.
-Бик таныш исем. Ә-ә-ә- ул җырлый , җырчы ул.
- Белмим, беренче тапкыр ишетәм.
-Ул бик түбәннән күтәрелгән җырчы. Аның турында кечкенә тарихны мин беләм. Ул яшь чагында буяучы булып эшләгән. Җырлый- җырлый тәрәзә буяганда, аны бер җырчы- артист ишетеп калган да, чакырган үзе белән җырларга. Ул ризалашкан һәм җырлый башлаган. Шуннан соң ул укыган һәм җырчы булып киткән.
- Минем хатын ярата аны.
-Без Әлфия Авзаловнаны олы һәм бөек җырчы икәнен беләбез. Без аны бик яратыбыз. Безгә аның бөтен җырлары ошый. Ул һәрвакытта менә шундый яшь талантлы җырчы булып калсын.