Русиядә Төркия елы апрельдән башланачак

Русиядә быел игълан ителгән Төркия елы апрельдән Мәскәүдә башланып китәчәк.

Бу турыда Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Эргин журналистлар белән очрашуда белдерде.

Чаралар Казан, Мәскәү һәм Петербурда үтәчәк.

Кичә Эргин Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуда шул турыда сөйләшкән.