Студент каннары коела

Уфада күпләп кан тапшыру чарасы башланды. Бу башлангыч белән Башкорт дәүләт медицина университеты җитәкчелеге чыкты. Беренче көнне ректор, аның урынбасарлары, деканнар һәм берникадәр студентлар кан тапшырды.

Уку йортының ректоры Вил Тимербулатов сүзләренә караганда, 7 мең студентның 1 меңе якын көннәрдә каннарын тапшырачак. Рәсми булмаган чыганаклар кан тапшыруның ректорат тарафыннан мәҗбүриләп оештырылуын хәбәр итә.