Татарстан депутатлары Думада комитет җитәкчесе урынбасары булды

Яңа ел бәйрәмнәре узганнан соң Русия Думасының сәхифәсендә парламенттагы комитет исемнәре һәм анда кергән депутатлар исемлекләре басылып чыкты. Берничә атна узгач бу исемлеккә үзгәрешләр кертелде.

Шунлыктан Татарстан депутатларының да Думада алган урыннары бераз үзгәрде. Арасында комитет җитәкчесе урынбасары булучылар да бар. Үзгәрешләрдән соң шуны әйтергә була - Гөлнара Сергеева хәзер федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары булып тора, гәрчә элек ул конституцион канунчылык һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасы булса да. Бирегә шулай ук Татарстаннан депутат булып сайланган Фатиый Сибгатуллин да кергән. Айрат Хәйруллин белән Илдар Гыйлметдинов элекке урыннарын саклап кала. Берсе Аграр, икенчесе Спорт комитеты җитәкчесе урынбасары. Яшь депутат Алинә Кабаева Яшьләр комитетында шулай ук җитәкче урынбасары булган. Калган депутатлар – Хафиз Салихов, Клавдия Новикова һәм башкалар, үз эшчәнлекләре буенча икътисад һәм социаль тормыш өлкәсенә караган комитетларда әгъза булып калганнар. Думаның милләт эшләре комитетының хәле бераз яхшырган, анда хәзер бер Валентин Купцов кына түгел. Бирегә тагын 7 депутат кертелгән, тик алар арасында Татарстаннан сайланган депутатлар юк.
Думадагы депутатлар темасын дәвам итеп, шушы көннәрдә “Татар-информ” сәхифәсендә Русия үзәк сайлау комиссиясенең тикшеренүләре басылып чыкты. Биредә сайлауларга тотылган акчалардан чыгып саналган бер депутат кенәгәсе бәясе китерелгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә иң кыйбат депутат кенәгәсе “Гадел Русия” фиркасенеке икән. Берсе 19 миллион сумга якын. Аннан соң ЛДПР фиркасенеке бара, бер депутат кенәгәсе 15 миллион сум тирәсе. “Бердәм Русия” фиркасенеке 5 миллионга якын, иң арзан депутат кенәгәсе коммунистларныкы дип табылган – 4 миллион сум. Сайлаулар вакытында барлык фиркаләр тарафыннан да якынча 3 миллиард 600 миллион сум сарыф ителгән диелә үзәк сайлау комиссия тикшерүендә.