Диспетчерны үтергән Калоев министр урынбасары булды

Башкортстаннан Испаниягә баручы балалар утырган очкычның Германия күгендә һәлакәткә юлыгуына сәбәпче Швейцаринең Скайгайд ширкате диспетчерын үтергән өчен берничә ел Швейцариядә тәрмәдә утырган, узган ел ахырында Русиягә кайтарылган Виталий Калоев Төньяк Осетиянең Төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде.

Очкычта Калоевның хатыны һәм ике баласы һәлак булган иде.

2005 елда ул Швейцариядә 8 еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән булса да, вакытыннан иртәрәк узган ноябрь аенда иреккә чыгарылды.