Берлинда авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды

Германия башкаласында "Яшел атна – 2008" дип аталган зур авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды.

27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк күргәзмәдә Татарстан һәм Башкортстан да катнаша.

Күргәзмәгә Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.