Гыйракта 13 сугышчы үтерелде

Гыйрак гаскәрләре илнең көньягында кораллы шыгыйлар төркеме белән бәрелеште. Кимендә 13 кеше һәлак булды, күп кенә кеше яраланды дип хәбәр ителә.

Полиция әйтүенчә, Басра шәһәрендә кораллы төркем полициягә һәм шыгыйларның зур бәйрәме гашүрәгә әзерләнүчеләргә һөҗүм иткәннән соң бәрелеш башланган.