Тирә-юнь мохит саклаучылар Алтайны Газпромнан саклау кампаниясен башлады

Мәскәү – Русиянең тирә-юнь мөхит саклаучылары Алтайдагы табигый тыюлыкны саклау кампаниясен башлап җибәрде.

Русиянең Газпром ширкәте бу тыюлык аша газ үткәргече сузарга ниятли. Тирә-юнь мохит саклаучылар фикеренчә, бу төзелеш UNESCO оешмасының мирас исемлегенә кертелгән тыюлыкка төзәтеп булмаслык зыян китерәчәк.

"Алтай" дип аталган газүткәргече Ямал ятмасыннан Кытай чигенә кадәр сузылыр дип көтелә.