Тольяттиның элекке мэрына 9 ел төрмә яный

Тольятти – Бу шәһәрнең элекке мэры, ришвәт алу һәм вәкаләт арттыруда гаепләнгән Николай Уткинга 300 мең сум штраф һәм 9 ел төрмә яный.

Прокурор аңа шундый җәза бирергә сорады.

Уткин узган елның маенда кулга алынган иде.