Пакыстанда 40 сугышчы үтерелгән

Пакыстанда хөкүмәт хәрбиләре чаралары барышында 40 сугышчы үтерелгән һәм 30ы кулга алынган.
Хәрби идәрә белдерүенчә, бәрелешләрдә 8 Пакыстан солдаты үлгән.

Чираттагы тикшерүләр барышында Әфганстан белән чиктәш торган Көньяк Вәзирстан виллаятендәге сугышчылар төркеменә каршы һава һөҗүме һәм атулар булган.

Бу районда Биназир Бһуттоны үтерүдә шикләнелгән, Ислам сугышчылары юлбашчысы Бәйтулла Мәхсүд төркеме урнашкан, дип фаразлана.