башкортстан Җир майлау 28 гыйнвар 2008 Салават районының Мөрсәлим авылы янында нефтьүткәргеч зарарланып кара алтын түгелгән. Барлыгы 4 гектар мәйдан нефть белән капланган. Нефть агуы туктатылган, фаҗига нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара.