Кения чуалышларында 13 кеше үлгән

Найроби – Кениядә оппозиция депутаты Мугейба Вере үтерелү сәбәпле башланган чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә 13 кеше һәлак булган.

Депутат узган төндә үз өендә атып үтерелгән иде.

Кениядәге чуалышлар президент Мваи Кибакиның бу урынга кабат сайлануы белән бәйле.

Оппозиция һәм халыкара күзәтүчеләр сайлау нәтиҗәләрен хәрәмләшү дип саный.