Башкортстанда могҗиза бармы?

Русиянең 7 могҗизасы исемле бәйге башланды. Башта ул федераль округлар эчендә уза. Анда җиңгән 7 могҗиза Русия күләмендәге бәйгедә катнаша. Бәйгегә мәдәни һәм табигать һәйкәлләре, чыннан да могҗиза булып саналырлык уникаль урыннар чыгарылган. Башкортстаннан бу урынга тәүге кешеләрнең рәсемнәре сакланган Шүлгәнташ тау куышы, Салават Юлаев һәйкәле, кыргый башкорт балы — чолыкчылык, Европа-Азия чигендәге монумент һәм Ирәндек аюы исемле килодан артык авырлыктагы алтын кисәге дәгъва итә. Без берничә уфалыдан боларның кайсысына тавыш бирергә, үзләреннән нәрсә өстәргә теләүләрен белештек.
- Минемчә, Шүлгәнташ тау куышы һәм башкорт балы моңа лаек. Шулай ук мин бу исемлеккә Чишмә районындагы Аксак Тимер кәшәнәсен дә кертер идем.
-Мин Шүлгән һәм Шихан тауларын могҗиза дип саныйм. Шихан бу исемлеккә кермәсә дә, алар кайчандыр су басу нәтиҗәсендә ясалган дөньядагы уникаль таулар.
-Әлбәттә, башкорт балы һәм Шүлгәнташ.
-Мин узган ел Уфада татар гимназиясен җимерүне, могҗиза дип саныйм.
-Минемчә, Алтын Урда дәүләтен җимерүдән дә зур могҗиза юк.
- Сүз дә юк, бездә бары тик Шүлгән белән башкорт балы гына могҗиза булырга лаек.
Идел буе федераль округының могҗизалар исемлегенә 57 һәйкәл кергән. Башкортстаннан тәкъдим ителгән Шүлгән тугызынчы урында. Кол Шәриф мәчете - икенче, Сөембикә манарасы дүртенче урында. Кол Шәрифкә барлыгы 12 000-нән артык кеше тавыш биргән, Шүлгәнгә нибары 2000-нән артык. Тавыш бирү интернет аша бара.