Истанбулда шартлаудан 19 кеше үлде

Истанбулның сәнәгать корылмалары урнашкан өлешендә шартлаудан кимендә 19 кеше үлде, 60-лап кеше яраланды.

Шартлаудан 3 катлы бина тулысынча җимерелде, якындагы берничә бинага зур зыян килде.

Хәрабәләр астында 15 кеше калган дип исәпләнелә.

Рәсмиләр террор мөмкинлеген кире кага.

Имтанбул шәһәр башлыгы Муаммәр Гүләр шартлау тукыма һәм буяулар җитештерү ширкәте белән бер бинада урнашкан рөхсәтсез феерверк җитештерелә торган бүлмәләрдә чыккан булырга охшый диде.