Әфганстанда сугышчылар, тыныч халык һәлак булды

Кабул - Илнең көньяк-көнбатышындагы Фарах вилаяте рәсмиләре хәбәр итүенчә, якшәмбе көнне Талибан белән булган бәрелешләрдә НАТО көчләре тыныч кешеләрне дә үтергән. Бәква районы башлыгы Хан Ага, үлүчеләр арасында кимендә 2 хатын-кыз һәм 3 бала, дип хәбәр итте. Шулай ук Һелманд һәм Урузган вилаятләрендә Талибанның 9 сугышчысы үтерелгән.