Төркия очкычлары Гыйрак белән чик буен утка тотты

Әнкара - Көрд рәсмиләре хәбәр итүенчә, Төркиянең 5 хәрби очкычы Төньяк Гыйракта гыйсьянчылар булуы шикләнелгән урыннарны утка тоткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Гыйракның көрд автономиясе хөкүмәте рәсмие Җаббар Җавар, бомбалау 1 сәгать дәвам итте, дип белдерде. Төркия чик буенда көрд сугышчыларына каршы чараларны еш оештыра, сугышчылар да Төркиягә каршы һөҗүмнәр өчен Төньяк Гыйрак җирләрен куллана.