Либиядә Мисурата шәһәрен утка тоту дәвам итә

Мисурата урамы

Либиядә Мөәммәр Каддафи көчләре чолганыштагы Мисурата шәһәрен каты утка тотуны дәвам итә.

Гыйсъянчылар әйтүенчә, утка тоту нәтиҗәсендә узган тәүлек эчендә 17 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Төп нефть экспортлау порты Бригага баручы юлда урнашкан Әдҗәбия шәһәре тирәсендә дә каты бәрелешләр бара.

Тыныч халыкның үлеменә юл куймау өчен НАТО Каддафи көчләрен утка тота. Шулай да НАТО Либиягә җир өсте гаскәрләре кертмәячәген әйтеп килә.