Әхмәдиниҗат АКШны Иран белән гарәпләр арасында киеренкелек чыгаруда гаепли
Мәхмүт Әхмәдиниҗат
Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Кушма Штатларны Иран белән гарәп дөньясы арасында киеренкелек чыгарырга маташуда гаепләде һәм бу эш барып чыкмаячак диде.
Әхмәдиниҗатның Гаскәр көне парадындагы бу чыгышы телевидение аша бар илгә күрсәтелде.