Русиянең наркотикларга каршы нәтиҗәсез көрәше дәвам итә

Русия президенты Дмитрий Медведев укучыларның наркотик куллануын ачыклау өчен канун кертергә тәкъдим итә.
Казандагы 143нче мәктәптә сигезенче, тугызынчы сыйныфларында укучыларның наркотик куллану-кулланмавын шушы көннәрдә тикшерәчәкләр. Бу хакта аларның әти-әниләре белән киңәшеп тә тормаганнар.

“Балаларны җыеп алып керәләр дә тикшерәләр. Ата-аналардан да, беркемнән дә рөхсәт сорап тормыйлар”, ди әлеге 143нче мәктәп укытучысы.

Моңа кадәр булган тикшерүләргә 10-11нче сыйныфларда укучы егетләр эләккән булган. Укытучы әйтүенчә, әлегә кызларны бу тикшерүгә җәлеп итмиләр икән.

Тикшерүләр канун бозып үткәрелә

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, укучыларның әти-әниләреннән һәм студентларның үзләреннән рөхсәт алмыйча тикшерү үткәрү канун бозу булып тора.

“Наркотик куллану-кулланмауны ачыклауга рөхсәт биргән федераль канун кабул ителмичә, хәзерге тикшерүләр кеше хокукларын бозу булып тора. Кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау турында Русия канунның 24нче маддәсе бар. Анда ачык итеп 15 яшьтән соң ниндидер медицина тикшерүләрен узуны кеше үзе хәл итәргә тиеш, дип язылган. Наркотикка тикшерүләр дә керә аңа. Кеше алдан белеп торырга һәм ризалык та бирергә тиеш”, дип белдерә Мөхәммәтҗанов.

Татарстанда мондый хәлләр ихтыяри-мәҗбүри ысул белән үткәрелә. Тикшерү үтәргә теләмәгәннәрне имтханга кертмибез, зачетларыгызны бирә алмыйсыз, дип куркыталар.

2008 елда үз хокукларын яклап шундый тикшерүдән баш тарткан өчен Казан дәүләт техник университетының икенче курс студенты Михаил Киндерне, зачетларын бирсә дә, имтиханнарга кертмәгән иделәр. Киндер үз хокукларын яклап уку йортын мәхкәмәгә биргәч кенә дөреслекнең үз ягында икәнен раслаган иде. Әлеге хәлдән соң Татарстанда үз хокукларын яклаучылар күренми, ди Мөхәммәтҗанов.

Тикшерүләрнең нәтиҗәсе юк


Мөхәммәтҗанов наркотик куллануны ачыклау өчен тикшерүләр үткәрү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәвен әйтә. Кайчандыр кулланган булса, ул барыбер тикшерү вакытында ачыкланмаячак. Вакыт узып киткән була инде.

Даими куллана торганнар үзләрен фаш итәселәре килми. Гадәттә әлегә мондый тикшерүләр өчен кешенең сидеге алына. Ә “бәдрәфкә яшүсмер үзе генә кермәскә дә мөмкин”, ди Мөхәммәтҗанов.

Казандагы бер мәктәп мөдире, наркотик кулланган бала укыганы ачыкланса - ул мәктәп өчен зур “кара тап булып тора” дип әйтте. Шуңа күрә, кулланучылар табылган очракта да аны дөньяга чыгармаска тырышалар. Тикшерү үткәрүчеләр һәм мәктәп җитәкчелеге үзара килешергә мөмкин.

Татарстанның сәламәтлек проектлары сигез

Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укучылар сәламәт булсын өчен төрле чаралар үткәрелүен әйтә. “Тормыш юлы”, “Карадан кала барлык төсләр дә”, “Сәламәтлек” һәм башкалар. Саный китсәң, республика күләм проектлар сигез икән. Хәтта әти-әниләрне укыта торганы - “Уңышка юл” дип аталганы да бар.

Әмма бу проектларга карап наркотик кулланучыларның саны кимеми, ә арта гына бара. 143нче мәктәп укытучысы да кайбер мәктәпләрдә “чәчләр үрә торырлык” дип әйтә. Үзләренең мәктәпләрен ул гади генә бер белем йорты дип атый. Анда күпчелеге артык бай булмаганнарның балалары укый. Мәктәп кәттәрәк булган саен наркотик кулланучылар һәм тәмәке тартучылар да күбрәк, ди ул.

Татарстан җитәкчелеге дә борчыла

Республикадагы хәл Татарстан президенты Миңнехановны да борчый. Февраль башында ул республиканың наркотикка каршы комиссиясе утырышы вакытында хәлнең катлаулы булуын әйтте. Наркотикларга каршы максатчан дүрт программа эшләгән.

Республика бюджетыннан 170 миллион сум акча да тотылган. 2006 елдан бирле республикада 616 мең укучыны наркотик куллану-кулланмавы тикшерелгән. Әмма узган ел белән чагыштырганда республикадагы наркоманнар 1,3%ка арткан.

“Наркотикларга каршы яхшы эшләгән югары уку йортларын һәм яшьләрне мактарга кирәк”, дигән иде Миңнеханов.

Укучыларны хастаханәгә салырга тәкъдим итәләр

Русия җитәкчелеге яшьләрнең наркотик куллануын ачыклау өчен нәрсә эшләргә дип баш вата. 18 апрель көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Иркутскида Дәүләт шурасы президиумы утырышында укучыларны тикшерү өчен канун кирәклеген әйтте.

Юстиция министры Александр Коновалов наркотиклар кулланган өчен җинаять җаваплыгы кертүне тәкъдим итте.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте директоры Виктор Иванов мәктәп укучыларны хастаханәләргә салып тикшергән очракта бернинди канун бозулар да булмаячак, дип белдерә.

Петербурның “Аналар наркотикларга каршы” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Русия президенты белдерүенә саклык белән карарга кирәк, ди. Әлеге оешма шурасы әгъзасы Любовь Спижарская сүзләренчә, Петербурда укучыларның наркотик куллануын ачыклау өчен тикшерү кирәклеген җиде ел карыйлар инде.

Илдә ике миллион ярым наркоман бар

Узган елның июнендә Медведев “2020 елга кадәр Русиянең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе”н имзалаган иде. Әлеге документ нигезендә наркотик куллануны ачыклау өчен бар кешедән дә кан алганда тикшерү үткәрү җитә дигән иделәр.

Инде быел Ерак Көнчыгышта наркоманияне кисәтү өчен сынау мәйданчыклары оештырылачагы турында да хәбәр ителде. Екатеринбур 7-11нче сыйныфта укучыларны тикшерүгә әзер икәнлеген белдерә. Ә Татарстан һәм Башкортстан канун булмаса да, үсмерләрнең хокукларын бозып, мондый тикшерүләрне үткәрүен дәвам итә. Әмма миллионнар тотылган эшнең хасияте турында сөйләүче дә, эшнең уңышы да күренми.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте илдә ике миллион ярым наркотик кулланучы бар дип белдерә. Ел саен 100 меңләп кеше әфьюн кулланудан үлеп бара. Наркоманнарның 70%ы 30га кадәр булган яшьләр.