“Юк, юк...” китабына тиңнәр юк

Ләйлә Дәүләтованың “Юк, юк” дип аталган яңа китабын тәкъдим итү тамашасы якшәмбе көнне Казанда “Пирамида” тамашалар залында, ә дүшәмбе көнне Чаллының “Энергетик” мәдәният йортында үтте. Бу чара шигърият, эстрада һәм шоу-бизнес вакыйгасы буларак хәтердә калачак.
Моңа кадәр бер вакытта да татар телендә өр-яңа шигырь китабы чыгу бәйрәменә 2,5 меңләп кеше килү очрагы күзәтелмәде. Ләйлә Дәүләтованың яңа китабы чыгу уңаеннан үткәрелгән кичәгә шул кадәр кеше килгән. Бүгенге мәдәни тормышның билгесе - гәммәви мәдәният, ягъни “мас-культ” күренеше. Классик сәнгать һәрвакыттагыча, эстрада, рок-музыка яшьләрнең йөрәген җилкетә. Аларны мәйданнарга, дискотекаларга чакыра.

Ләкин шоу-бизнес - каршылыклы күренеш. Финляндиядә эшәүче милләттәшебез Данис Бәдретдинның ике концерты күптән түгел Уфада гөрләп үтте. Әмма Казанның “Сары бишмәт” клубына татар рок җырчысын тыңларга килүчеләр аз булган. Казан тамашачысы мәдәни кичәләрдән, концертлардан туйган диләр. Бигрәк тә, татар җырчылары башка төбәкләргә барып мактау ишетеп кайта татар җырчылары.

Петербурда яшәүче бик зәвыклы милләтәшебезнең дә юбилей концерты Казанда тамашачы җыя алмыйча, концерт Пирамида афишасыннан алынган иде.

Казанга Стинг килә!


Бу атнада “Татнефть арена” залына 2 мең сумнан башлап 20 мең тәңкәлек билетлар сатыла башлады. Монда 2 июльдә атаклы британ рок музыканты Стинг симфоник оркестр катнашлыгында чыгыш ясаячак.

Белмәссең бу тамашачының холкын, кайберәүләр ару гына җырчыларны тыңлар, матур кызларны карар өчен 200 сумлык билет та алырга теләмиләр. Ә Стингны карарга Казаннан гына түгел, Мәскәүдән, Идел-Урал төбәгеннән тамашачылар килергә җыена. Глобальләшү дип аталган бу хикмәтле гарасат халык иҗатын, милли сәнгатьне, милли әдәбиятны басып китәргә тора түгелме?

Ләйлә Дәүләтова дә калышмый


Көндезге сәгать бердә һәм кичке алтыда меңгә якын кеше сыя торган “Пирамида” тамашалар үзәге шыгрым тулы булды. Дүшәмбе кичендә Чаллының “Энергетик” мәдәният йортында оештырылган концертка билетлар алдан ук сатылып беткән.

Афишаларда “Яңа гасыр” телеканалында “Адәм белән Һава” тапшыруы буенча яхшы билгеле һәм бик күп заманча җырларның сүзләрен иҗат итүче Ләйлә Дәүләтова һәм аның дуслары күрсәтелгән. Алар дөньякүләм мәшһүр җырчы Стинг белән ярышмаса да, һәр елның апрель уртасында Ләйлә оештырган тамашаның үз аудиториясе бар.

Менә ничә ел инде Ләйлә үзенең туган көнендә (18 апрель) үз шигырьләрен һәм җырларын тыңларга тамаша залларын арендага ала һәм кызыклы мәдәни кичә оештыра. Шушы милли чарага килүчеләрнең күпчелеге кассадан билет алып шигырь һәм музыка тыңлый.

Быел да Ләйлә белән бергә Башкортостаннан килгән Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Ләйлә сүзләренә бик күп җырлар иҗат иткән Фирзәр Мортазин, яше-картының мәхәббәтен казанган Хәмдүнә Тимергалиева, Дилә Нигъмәтуллина һәм әлбәттә, шактый кызык итеп язылган көлкеле-моңлы тамаша сценарие яңа гына табадан төшкән китап бәйрәменә ямь кертте.

Әлбәттә, сәхнә бизәлеше, биюче балалар төркеме, артистларның шаярган булып, бер-берсен “чеметкәләүләре” залда милли рухлы һәм заманча атмосфера тудырды. Иң мөһиме, сәхнәдә һәм дивардагы экранда чагылган гүзәл кыз Ләйлә сурәте мәхәббәт шигъриятенең бизәге булып күренде.

Өч сәгать дәвамында җыр-бию, сәхнә утлары гына түгел, ә мең кешелек залга татарча матур һәм гади итеп язылган мәхәббәт шигырьләре бөркелде. Җыр текстлары буларак кына түгел, ә шигъри сүз, сөюнең һәм яшәүнең матурлыгы, борчылган һәм шатланган яшь йөрәкнең авазлары яңгырап торды.

Аксакал шагыйрь сабак ала


Хәзер шигырьне укымыйлар, тыңламыйлар, диләр. Шигырь китаплары да сирәк чыга, аларны сатып алучылар да кими бара, дип санала. Гыйнвар аенда Г.Камал театры залында Һади Такташ юбилеена багышланган тантаналы кичәдә талантлы, билгеле мөхтәрәм шагыйрь Такташ турында чыгыш ясап, хәзерге шагыйрьләргә мөнәсәбәтнең шәптән булмавына зарланды:

“Мондый зур залларда шигырьләр яңгыраган кичәләр оештырылмый, зур залларда бары тик Ләйлә Дәүләтованың концертлары үтә”, диде.

Кайберәүләр бу рәнҗүне хуплап, кул да чапты, бугай. Күптән түгел шул ук шагыйрьнең юбилей кичәсе шулай ук Камал театры залында үтте. Анда тамашачылар бушка кертелсә дә, ни кызганыч, зал тулы түгел иде.

Бер Ләйләгә өч “Мәҗнүн”

Шулай итеп, Ләйлә Дәүләтова глобализация имансызлыгына каршы торырлык шагыйрә булып чыкты. Һәр елдагыча ул, нәкъ үзенең туган көнендә үз шигырьләрен сәхнәдән укый, аның сүзләренә язылган җырларын атаклы җырчылар башкара.

Ә быел Ләйлә белән бергә мәхәббәт җырларын өлкән буын “Мәҗнүн”е Фидан Гафаров, урта буын вәкиле – Айдар Галимов һәм яшь җырчы, моңа кадәр тамашачыга билгеле дә булмаган Ранил Нуриев башкардылар. Алданырга бик теләгән тамашачы сөю фантазияләренә бирелеп яңгыраган һәр сүзгә, һәр җырга ышанды, татарча шигырьләрне рәхәтләнеп тыңлады.

Булдырды!


Быел да бу концерт турында төрлечә фикерләр язылыр, әмма шунысы хак - меңләгән тамашачы Ләйләнең шигырьләрен һәм җырларын тыңлады, өстәвенә өр-яңа китапның бәясе шактый югары булуга карамастан, аның 500ләп данәсе концертка килгән тамашачыларга сатылган да инде. Китап чыннан да кызыклы, матур итеп бизәлгән, кереш сүз буларак Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның мәгънәле фикерләре китерелгән.

Казан һәм Чаллы сәхнәләрендә күрсәтелгән милли шигърият, җыр тамашалары милли рухны йотучы глобализациядән курыкмый кебек. Ни әйтәсең, булдырган Ләйлә: шигырен дә язган, китабын да чыгарган, татарча шигырь китабы бәйрәменә меңләгән тамашачыны да китерә алган!