Гарәп диңгезендә пиратлар Италия йөк корабын басып алды

Гарәп диңгезендә пиратлар Италиянең Rosalia D’Amato йөк корабын басып алды.

Италиянең ANSA агентлыгы белдерүенчә, корабта 22 хезмәткәр, шул исәптән алты Италия ватандашы бар.

Бразилиядән Иранга килүче корабка Оман ярыннан берничә йөз чакрым ераклыкта диңгез юлбасарлары һөҗүм иткән.