Мөбәрәкне сак астында тоту вакыты озайтыла

Мисыр баш прокуроры илнең элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне сак астында тоту вакытын тагын 15 тәүлеккә озайтты.

Мөбәрәк хәзер Шәрм-әш-Шәйхтәге хастаханәдә ябып тотыла.

Мөбәрәк хөкүмәткә каршы протест чараларында катнашучыларны үтерүләргә бәйле булуда һәм коррупциядә гаепләнә.