Медведев белән Пан Ги Мун Мәскәү янында очрашты

Русия президенты Дмитрий Медведев белән БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Мәскәү янындагы Горки утырмасында очрашып хәрби чаралар вакытында БМО мандатларына буйсыну турында сөйләште.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров очрашуда аерым алганда Йәмән, Либия һәм Кот Д’Ивуардагы вәзгыять турында сүз барды диде.

Медведев белән Пан Ги Мун очрашуда Якын Көнчыгыш турында Мәскәү конференциясе үткәрүне хуплады һәм атом иминлеге таләпләрен яхшыртырга чакырды.