Маҗарстан президенты яңа конституциягә кул куйды

Маҗарстан президенты Пал Шмитт оппозициядәге партияләр һәм хокук яклаучыларның каршылыгына карамастан, парламент хуплаган яңа конституциягә кул куйды.

Яңа төп канун яңа елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Конституциянең яңасын кабул итү нияте белән хакимияттәре урта-уң Фидес фиркасе чыкты.

Яңа конституциягә каршы булучылар хакимияттәге фиркане үз позициясен ныгыту омтылышында гаепли һәм конституциянең Европада кеше хокуклары стандартларына туры килмәвен белдерә.