26 апрель - Мансур Назаров өчен икеләтә кара көн

Мансур Назаров

Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан Назаровның менә 10 ел инде күзләре күрми, кеше ярдәменнән башка йөри алмый. Чернобыль фаҗигасенә - 25 ел.
Чернобыль һәлакәтенең 25 еллыгы Сарман авылында яшәүче Мансур Назаров өчен икеләтә түгәрәк кара көн булып тора. Менә 10 ел инде аның күзләре күрми. Аның өстенә башы һәрдаим авырта, зиһене чуала, үз-үзен йөртә алмый. Утырган җиреннән торып табын янына килгәндә дә хатыны Гамбәрия апа булышуына мохтаҗ. “Кеше ярдәменнән башка юына да алмый бит ул”, дип өзгәләнә Гамбәрия апа.

Акчаларының рәхәте юк


Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучы буларак аңа Русия хөкүмәте һәр ай саен 16 мең сүм түләп тора. Тагын 600 сумны азык-төлеккә дип бирәләр. Беренче группадагы инвалид булган өчен хезмәт пенсиясе 24 мең. Авыл җирендә яшәгәннәр өчен 40 мең сум зур акча ул. Мансур абый бу акчаларның бергенә дә рәхәте юклыгын әйтә.

“Иң яхшысы үзең эшләп алган акча. Гомер буе машина йөртүче булып эшләдем мин. Тагылма арбалы КамАЗда ерак юлларга йөри идем. Күзләрем күрсә, бу акчаларның миңа бер тиене дә кирәк булмас иде”, ди Назаров.

Чернобыль баласыз да итә

Чернобыль һәлакәте һәм ул вакытта кеше сәламәтлеген санга сукмаган Советлар Берлеге җитәкчелеге Назаровлар гаиләсен дә китек китә. Ул заманнарда татар авылларында ике бала белән генә калу сирәк күренеш була. Чернобыльгә киткәндә 12 яшьлек уллары һәм биш яшьлек кызлары үсеп килә. Кайткач тагын балалар табарбыз дип өметләнәләр алар.

“Чернобыльдән кайткач бала алып кайтырга уйласак та, Мансур ул сәламәт бала булмаячак, диде. Аның белән бергә барган иптәше өченче балаларын алып кайткан иделәр, әмма ул сәламәт түгел, группада. Аннан кайтканнарның гаиләләрендә туган балаларның башлары зур, күзләре олы.

Мансур аннан кайткач узган баланы төшердем. Табарга ярамый дигәч алып кайтмадык инде”, ди Гамбәрия апа.

Кая китүе дә билгесез була

Уңда Мансур Назаров. 1982 ел.
Мансур Назаровка 1986 елның август аенда Сарман хәрби комиссариатыннан, алдагы көнне иртәнге алтыга әзер булып килеп басарга, дип чакыру кәгазе китерәләр. Иртүк районнан алты ир атны автобуска төяп Казанга алып китәләр. “Кая киткәнен дә белми калдык”, дип искә ала Гамбәрия апа.

Икесе Сарманнан, дүртесе Җәлилдән була алар. Монда да Советлар Берлеге җитәкчелеге “кешелеклелек” күрсәтә. Ике балалы аталарны алмыйлар, өйләренә кайтарып җибәрләр. Татарстаннан җыелганнар Казаннан Чернобыльгә бер эшелон булып бара.

Шартлаган реактор өстендә

“Ни кушсалар - шуны эшләдек”, ди Назаров. Башта көчле нурланыш алган җирне көрәк белән кырдырып асфальт җәйдергәннәр. “Зур МАЗ-лар белән 13-әр машина асфальт китереп бушаткач, без аны көрәк белән ташып кул белән җәя идек”, ди Назаров.

Шуннан соң эшчеләрне иң куркыныч урынга - шартлаган дүртенче реакторның түбәсен ябарга җибәргәннәр. “Йөгереп барып эретеп ябыштыра идек тә, аннан соң тиз генә тагын йөгереп аннан чыга идек”, дип искә ала Назаров.

Дөрес, аларга нурланыш дәрәҗәсе үлчи торган җайланмалар биргәннәр. Иң куркыныч урынга кергәндә ала, ә аннан чыкканда тапшыра торган булганнар. Беркем дә күпме дәрәҗәдә нурланыш белән зарарланганны гади эшчеләргә әйтеп тормаган. Декабрь аенда “сез рөхсәт ителгән дәрәҗәдә нурланыш алдыгыз инде” дип өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Башындагы яман шеш күзләрен сукырайта

Нурланыш 15 ел буе үзен алай ук сиздермәгән. Назаровның башы бик каты авырта башлагач Казанга күренергә барган. Табиблар башында яман шеш табалар. Операция өстәлендә үлү куркынычы бар дип, алар әлеге шешне кисәргә алынмыйлар. Сарманга кайткач хәле тагын да авыраеп китә һәм Мансур абый елъярым аңсыз ята. Айнып киткәндә күзләре инде бөтенләй күрми башлый.

Мансур абыйның сәламәтлеге какшагач, шулай ук Чернобыльдә булган Чаллыдагы дусты хәлен белергә килеп йөри. Озак та үзмый аның да башында яман шеш табалар. Операциядән соң ул үлеп китә.

Радио гына дөнья белән бәйли

Мансур Назаров менә 10 ел буе радио тыңлап кына дөнья белән бәйләнештә тора. “Азатлык” радиосын даими тыңлаучыларның берсе ул.

Русиядә Чернобыль һәлакәтендә көчле нурланыш алганнарның күбесе исән түгел. Исәннәрнең дә сәламәтлеге начар. Сарманда яшәүче Мансур Назаров – андыйларның берсе.

Бүген исә Чернобыль чит ил һәм шулай ук Русия туристлары өчен үзенчәлекле бер тамаша үзәгенә әйләнеп бара. Монда килүчеләр елдан-ел арта.

Your browser doesn’t support HTML5

Чернобыльгә рәхим итегез


Мансур Назаров кебекләр әлеге фаҗиганең дөньялары китек тере шаһитлары.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом реакторында булган шартлау нәтиҗәсендә нурланышлы матдәләр Европаның зур өлешенә таралды. Бу фаҗига китергән зыянның төгәл күләме әлегәчә билгесез.

Дөнья Сәламәтлек Оешмасы каза нәтиҗәсендә 4 меңләп кеше вафат булган дип белдерә. Атом энергиясенә каршы булучылар корбаннар саны 100 мең чамасы, ди.