Европа Берлеге вәкилчелеге Тифлискә килде

Тифлис - Европа Берлеге вәкилчелеге бүген Азәрбайҗаннан Грузиягә килде. Кичә анда президент Илһам Алиев һәм тышкы эшләр министры Эльмар Маммадьяров белән сөйләшүләр булган. Берлекнең тышкы мөнәсәбәтләр комиссионеры Бенита Ферреро-Валднер, Азәрбайҗанда икътисади уңышларга игътибар иткән, әмма демократия өлкәсендә әле эшлисе эшләр бар дигән. Кавказ илләре буйлап бу сәфәрен Европа Берлеге вәкилләре Әрмәнстанда тәмамлыячак.