Төркия парламенты баш яулыкларны яклады

Анкара - Төркиянең Милләт Мәҗлесе университетларда кызларга башка яулык бәйләп йөрүне тыйган конституциянең маддәсен үзгәртүне яклап тавыш бирде. Моны 401 депутат хуплады. Икенче һәм соңгы тавыш бирү шимбә (9 февраль) көненә билгеләнгән.