Илдар Низамов: Азатлыкны гомерем буе тыңладым

Илдар Низамов: Мин Азатлыкны гомерем буе тыңладым

2006 елның 31 декабрендә чыккан яңа ел програмында без Азатлыкның заманча татар телендә сөйләргә тырышуына тукталып, Казан университеты галиме, дистә еллар буе журналистика укыткан аксакал -- Илдар Низамовны телгә алган идек.

Илдар әфәнде, әлбәттә, бар тыңлаучыларга тыңлаучы, дияр иде минем мәрхүм әбием. Ул безне тыңлап кына калмый, ул әле Азатлыкны, аның телен өйрәнә дә, галим буларак тикшереп тә бара.

Күптән түгел аның Мәдәни җомга басмасында Азатлыкның татар теленә багышланган зур гына мәкаләсе дә чыкты. Безнең арада да Илдар әфәнденең шәкертләре шактый. Шуңа да ул безгә бик якын тыңлаучы. Һәм мин аны бүген сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле тыңлаучылар. Казан дәүләт университетының журналистика факультеты мөгаллиме, доктор Илдар Низамов.


Илдар Низамов: Мин Азатлыкны гомерем буе тыңладым

Мин Азатлыкны радиодан 50нче еллардан бирле тыңлыйм, ул чакта әти әле үзе радио ясаган иде, менә шуннан бирле. Һәм минем Азатлыктан беркайчан да аерылганым булмады. Аны гомерем буе тыңладым. Армиядә дә. Мөмкинлек булмаганда да, мөмкинлекләрен табып тыңладым.

Башта, күрәсең инде, гади кызыксыну булгандыр. Аңа пропаганда чарасына, дөрес мәгълүмат бирүчегә, совет мәгълүматеннән нык аерылган, уйланырга этәргән хәбәр чыганагына караган кебек каралгандыр. Яшь кеше буларак менә шулар кызык иде миңа.

Ә инде соңрак, Татарстан мәгълүмат чаралары да иреклерәк эшли башлагач, башка радиоларны да тыңлау мөмкинлеге ачылгач, мин Азатлык радиосы белән күбрәк, аның татар теле, ана телебездә сөйләве сәбәпле кызыксына башладым.

Ана телемне хөрмәт иткәнгә, аның өчен борчылганга күрә, мин Азатлыктан аерыла алмыйм, аны үземнең бер киңәшчем, хәтта таянычым итеп күрәм. Чөнки Азатлык радиосы, башка радиолардан аермалы буларак, тел мәсьәләсендә максатчан эш итә.

Ике максатчан юнәлеше, кыйбласы бар Азатлыкның - беренчесе, гомумән татар телен өчен борчыла ул, аның киләчәген, бүгенге хәлен хәстәрли. Менә шушы өлкәдә булган вакыйгаларны күзәтә, шәхесләрне өйрәнә. Ана теленә караган бар материалларны Азатлык тулы, гадел һәм фәнни нигездә дип тә әйтер идем, биреп бара. Системалы итеп, планлы итеп.

Икенче юнәлеш инде - Азатлык ана телен саклаучы буларак үзе дә кызыксыну уята. Радио сөйләме, татар радиосы сөйләме ягыннан.

Элекке елларда Татарстан радиосы рәсмиләшеп беткән чакта, мәктәпләрдә татарча укыту тукталган бер мәлдә, татар әдәби теле нинди булуын мин нәкъ менә Азатлыктан өйрәнә идем һәм үрнәк итеп куя идем.

Ә инде галим булгач, Азатлык радиосы минем өйрәнү объектына әйләнде.

Азатлык радиосының тел мәсьәләләрендә ничек эш итүен мин хәзер галим буларак бәяли алам. Нык кына тәнкыйтьлим дә.

Сөйләү кайвакыт тел кануннарына тулаем җавап бирә дип әйтә алмыйм. Әмма Азатлык моңа игътибарлы -паузалардан башлап, синтаксиска кадәр күреп була бу игътибарны.

Азатлык күбрәк сүзләр белән эш итә, яңаларын эзли, терминнарга игътибар итә. Ләкин берүк вакытта эзлеклелек җитми - бер урында эшмәкәр дип әйтелә, ә аннары икенче бер хәбәрче эшкуар ди.

Аннары сайлаулар дисез. Ә менә авылларны йөреп чыксагыз, берсендә дә бу сүзне ишетмәссез. Ике кеше арасыннан берсен сайлап алу - ул сайлау. Берничек тә сайлаулар була алмый ул.

Азатлык - татар җанлы радио. Татар өчен борчыла торган, аны чын мәгънәсендә әдәби тел буларак дәвам иттерүче радио. Һәм киләчәктә дә шулай булсын иде бу.